Слушать Игорь Дмитриев - Шомырт салкыннары.mp3

- Слушали: 2
- Размер: ~ 7 MB
- Длительность: ~ 02:45
- Качество: 320 kbps
- Добавлено: 04 сентябрь 2025
Ап-ак күлмәк кигән шомырт
Кияүгә җыенганмы?
Җылы кичләр сөюләрне
Сынарга суынганмы?
Сөюләрне сынаган күк
Тәбигать сыный язны
Салкын булса да язлары
Гашыйклар әллә азмы?
Шомырт салкыннары
Майның салкыннары
Сүндерә дә алмас
Суыта да алмас сөю ялкыннарын
Шомырт салкыннары
Майның салкыннары
Сүндерә дә алмас
Суыта да алмас сөю ялкыннарын
Шомырт чәчәкләре түзә
Майларның салкынына
Бар сынаулар мәхәббәткә
Бары тик ялкын гына
Майның шомырт салкыннары
Бик тиз үтәр дә китәр
Сөюләрсез, көюләрсез
Гомерләр салкын үтәр
Шомырт салкыннары
Майның салкыннары
Сүндерә дә алмас
Суыта да алмас сөю ялкыннарын
Шомырт салкыннары
Майның салкыннары
Сүндерә дә алмас
Суыта да алмас сөю ялкыннарын
Шомыртлар каралып пешәр
Кайнар җәйләрдә генә
Салкын йөрәкне җылытыр
Бары сөюләр генә
Шомырт салкыннары
Майның салкыннары
Сүндерә дә алмас
Суыта да алмас сөю ялкыннарын
Шомырт салкыннары
Майның салкыннары
Сүндерә дә алмас
Суыта да алмас сөю ялкыннарын
Шомырт салкыннары
Шомырт салкыннары