Слушать Defne, Beku, lunami - Qyzlar.mp3

- Слушали: 9
- Размер: ~ 7 MB
- Длительность: ~ 02:45
- Качество: 320 kbps
- Добавлено: 14 июль 2025
Мин чишмә булып йөздем
Кеше серләрен белдем
Иң изге теләкләрен
Күз яшьләрен сеңдердем
Кемдер белән сөйләштек
Бергәләп без гөрләдек
Кемдер эчеп туймады
Хаксызга файдаланды
Ахирәтем, күз нурым
Әй, озак булды юлың
Тыйнаклыктан арыдың
Көчен җыйды тавышың
Кыз, кыз, кыз бала
Идәннәрне кыздыра
Кискен телләре ерта
Күңелеңне кызганмыйча
Кыз, кыз, кыз бала
Идәннәрне кыздыра
Диварларны яңгырата
Биергә бир җанына
Мин ачуландым бүген
Бичура булып күрдең
Гафу ит мине, бәгърем
Гафу ит мине, бәгърем
Юхаланыйм мин әле
Шатландырыйм кешене
Әверелү сәләте
Һәр гасырда кирәкле
Ахирәтем, күз нурым
Әй, озак булды юлың
Тыйнаклыктан арыдың
Көчен җыйды тавышың
Кыз, кыз, кыз бала
Идәннәрне кыздыра
Кискен телләре ерта
Күңелеңне кызганмыйча
Кыз, кыз, кыз бала
Идәннәрне кыздыра
Диварларны яңгырата
Биергә бир җанына
Рәнҗетмәсәң – рәнҗетмәмен
Бу – бик гади кагыйдә
Ерактан гына соклан син
Хөрмәт сүзен белмәсәң
Рәнҗетмәсәң – рәнҗетмәмен
Бу – бик гади кагыйдә
Ерактан гына соклан син
Хөрмәт сүзен белмәсәң
Кыз, кыз, кыз бала
Идәннәрне кыздыра
Кискен телләре ерта
Күңелеңне кызганмыйча
Кыз, кыз, кыз бала
Идәннәрне кыздыра
Диварларны яңгырата
Биергә бир җанына