Слушать Амина Ахмедьянова - Синен очен.mp3

- Слушали: 3
- Размер: ~ 7 MB
- Длительность: ~ 02:45
- Качество: 320 kbps
- Добавлено: 24 август 2025
Синең өчен ал гөлләрем
Чәчәк ата
Синең өчен сайрап туймый
Сандугач та
Исемең яңгырый бер моң булып
Тирә-якта
Мин бәхетле бу дөньяда
Син бар чакта
Елга, тугайлар — синең өчен
Кырлар, тургайлар — синең өчен
Җир һәм йолдызлар — синең өчен
Сөюең калсын минем өчен
Синең өчен һәрчак аяз
Зәңгәр һава
Синең өчен сәйлән сыман
Карлар ява
Энҗе карлар бар хәятне
Бизи акка —
Табигатьне сафлык күмә
Синең хакка
Елга, тугайлар — синең өчен
Кырлар, тургайлар — синең өчен
Җир һәм йолдызлар — синең өчен
Сөюең калсын минем өчен
Таң кояшы нурлар сибә
Көлгән чакта
Күңелемдә җырлар туа
Синең хакта
Җырлар илтсен сиңа минем
Назларымны
Илтсен сиңа назлар язлар тулы
Язларымны
Елга, тугайлар — синең өчен
Кырлар, тургайлар — синең өчен
Җир һәм йолдызлар — синең өчен
Сөюең калсын минем өчен
Сөюең калсын минем өчен
Сөюең калсын минем өчен