Слушать Лариса Басырова - Кайтыгыз, киткэннэр.mp3

Лариса Басырова - Кайтыгыз, киткэннэр
  • Слушали: 12
  • Размер: ~ 7 MB
  • Длительность: ~ 02:45
  • Качество: 320 kbps
  • Добавлено: 19 июнь 2025
Текст песни

Сез утта, без утта
Синме бу, әй, Тәмуг
Ут йоткан көннәрнең булырмы азагы
Язмышка түзгәннәр алырмы савабын
Сагыштан сызуның бетәрме газабы

Өзмибез өметне, сагынып көткәннәр
Күрешү көннәрен минутлап сүткәннәр
Кирәксә, йөз сират күперен үтәрбез
Тик, исән кайтыгыз, киткәннәр, көтәрбез

Шау чәчәк назында без йөргән болыннар
Моң-сагыш тама күк, чык юган таҗлардан
Сөремнән арынып,кайтыр бер, исәннәр
Тик, рәнҗеш яумасын, кайтмаган җаннардан

Өзмибез өметне, сагынып көткәннәр
Күрешү көннәрен минутлап сүткәннәр
Кирәксә, йөз сират күперен үтәрбез
Тик, исән кайтыгыз, киткәннәр, көтәрбез

Югалту ачысын беркем дә белмәсен
Һичшиксез, кавышсын, кавышу көткәннәр
Узмаслык хәсрәтләр йөрәкне телмәсен

Өметләр аклансын, кайтыгыз, киткәннәр
Өзмибез өметне, сагынып көткәннәр
Күрешү көннәрен минутлап сүткәннәр
Кирәксә, йөз сират күперен үтәрбез
Тик, исән кайтыгыз, киткәннәр, көтәрбез
Өзмибез өметне, сагынып көткәннәр
Күрешү көннәрен минутлап сүткәннәр
Кирәксә, йөз сират күперен үтәрбез
Тик, исән кайтыгыз, киткәннәр, көтәрбез

Комментарии (0)
Добавить
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив